«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

30 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сурдотәрҗемәче көненә багышланган дәрес узды.

Дәрес барышында балаларны бәйрәмнең тарихы һәм максатлары белән таныштырдылар. Катнашучылар ишарәләр теленең нәрсә икәнен белделәр. Һәр тыңлаучы ишетмәүче кешеләрнең проблемалары турында яңа белемнәр алды.

Шулай ук балалар «Кем булырга телим» видеоролигын карадылар һәм сурдотәрҗемәче һөнәренең бик катлаулы, әмма бик кирәкле булуына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International