31 октябрь – Россиядә сурдотәрҗемәче көне

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Ел саен 31 октябрьдә Россиядә һөнәри бәйрәмнәрен сурдотәрҗемәчеләр билгеләп үтә. Сурдотәрҗемәче көне 2003 елда Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте инициативасы белән гамәлгә кертелгән. Бу дата җәмәгатьчелек игътибарын ишетү сәләте бозылган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бу көнне Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле тематик чаралар һәм очрашулар үткәрелә. Әйтик, бүген Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар, ата-аналар һәм педагоглар сурдотәрҗемәче һөнәре турында күбрәк белер өчен җыелдылар. Педагоглар сурдотәрҗемәчеләрнең ишетү сәләте бозылган кешеләргә аралашырга һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр. Шулай ук балалар һәм ата-аналар ишарәләр теле турында алган белемнәрен викторинада тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International