Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы 56 социаль хезмәт алучы өчен «Күңелле эстафеталар» дигән спорт бәйрәме үткәрелде. «Үземә ышанам» проекты кысаларында чараны Татарстан Республикасы инвалидларының «Спорт хәрәкәте» региональ иҗтимагый оешмасы, «Динамо» Яр Чаллы шәһәр советы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештырды.
Балалар һәм яшүсмерләр эстафеталарда катнаштылар. Һәркем «Автократ» холдинг компаниясенең генераль директоры булган шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев исеменнән истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар алды.