Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада старт алды.
Бу көннәрдә социаль хезмәт алучылар «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары белән очраштылар. Алар спорт уены үткәрде. Советлар Союзы Герое В. Х. Хаҗиев исемендәге 7 нче мәктәп укучылары «Әйдәгез дуслашыйк» концертын күрсәтте, ә үзәк хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша әзерләде. Мультипликацион геройлар белән очрашу күңелле биюләр һәм фотога төшү белән тәмамланды.