«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә «Кулга кул тотышыйк, дуслар!» чарасы узды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кулга кул тотышыйк, дуслар!» чарасы узды. Ул инвалидлар декадасы ачылуга туры китерелде.

Балаларны шат күңелле Петрушка һәм ялкау Каприза – бәйрәмне алып баручы персонажлар каршы алды. Балалар төрле эстафеталарда, спорт һәм музыкаль уеннарда катнаштылар. Алар йөгерүдә, сикерүдә, туп ыргытуда һәм башка спорт дисциплиналарында ярышты. Барлык катнашучылар бер-берсе белән актив аралашты, иптәшләренә ярдәм итте.

Чара барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Балалар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтергә, шулай ук ата-аналар һәм башка катнашучылар ягыннан ярдәм хис итәргә мөмкинлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International