«Юлдаш» интернат-йортында инвалидлар декадасы чаралары уза

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы старт алды, димәк, ун көн дәвамында учреждениедә уңай эмоцияләр китерәчәк чаралар узачак.

Концерт программасы белән интернат-йортка бер авыл мәдәният йорты коллективы килде инде. «Купала» хореография коллективы, «Светелка» фольклор коллективы, «Рябинушка» вокаль ансамбле артистларының чыгышлары социаль хезмәтләр алучыларда бик күп уңай эмоцияләр тудырды.

Интернат-йорт директоры яшь инвалидларга рәхмәт хатлары тапшырды, алар ел буе учреждениенең иҗтимагый тормышында актив катнаштылар һәм интернат-йортта яшәүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәттеләр.

Шулай ук декада кысаларында «Юлдаш» интернат-йортында лото буенча турнир узды. Анда «Юлдаш» интернат йортының, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Чистай интернат-йортының һәм Чистай инвалидлар җәмгыятенең яшь инвалидлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International