1 декабрьдән 3 декабрьгә кадәр Пермьдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең «Безнең региональ – шундый уникаль» тернәкләндерү конкурсы узды. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 11 команда катнашты.
9 конкурс биремен үтәү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Татарстан командасы алды, анда Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре керде: директор Антон Агафонов, социаль педагоглар Марина һәм Алексей Пижонковлар.