Алабуга интернат-йортында яшәүчеләргә бәйрәм бүләк иттеләр

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР атказанган артисты Наталья Медведева һәм талантлы музыкант Александр Калашников искиткеч концерт үткәрделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында уздырылган чара өлкәннәргә онытылмаслык тәэсирләр һәм шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Һәркем белгән һәм ярата торган көйләр яңгырады. Тамашачылар җырладылар, чын күңелдән биеделәр, кабатланмас күңел ачу һәм бәйрәм атмосферасы туды.

Очрашу ахырында тагын бер сюрприз булды – Наталья Медведева һәркемне конфетлар һәм йөрәк формасындагы печенье белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International