«Солнечный» тернәкләндерү үзәге 30 еллыгын билгеләп үтә

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

13 декабрьдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Юбилей белән учреждениене һәм аның хезмәткәрләрен хөрмәтле кунаклар котлады, алар арасында депутат Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин. Министр урынбасары үзәкнең социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре системасында әһәмиятен ассызыклады, учреждение белгечләренең бәяләп бетергесез хезмәтен билгеләп үтте.

78 нче лицей директоры Әлфия Урманчеевадан да юбилей белән котлаулар яңгырады. Уку йорты «Солнечный» үзәгенә нигез салынганнан бирле ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган балаларны тернәкләндерү процессына өлеш кертә.

Традиция буенча, тантаналы чара барышында учреждение белгечләрен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

Бәйрәм чарасына үзәкне тәмамлаучылар, үзәкнең элеккеге хезмәткәрләре чакырылган иде, алар адресына да җылы сәламләү сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International