Татарстанлыларга 54 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында биргән вакансияләр саны 54 205 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 14,4 % җитештерүдә (7,8 мең эш урыны);

- 9,5 % транспорт өлкәсендә (5,2 мең эш урыны);

- 9 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (4,9 мең эш урыны);

- 6,2 % сәнәгатьтә (3,4 мең эш урыны);

- 5,4 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);

- 4,7 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (2,6 мең эш урыны);

- 3,4 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);

- 1,9 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1 мең эш урыны);

- 1,3 % консалтинта (0,7 мең эш урыны);

- 16,3 % – башка өлкәләр (8,8 мең эш урыны);

- 27,9 % – квалификация таләп итми торганнар (15,1 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 4 699 татарстанлы теркәлгән, бу ел башындагыдан 2 772 кешегә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International