«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләрен театрга чакырдылар

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә Гаилә елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид балаларның ата-аналары Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына «Өй түрендә кем түрә?» спектакленә чакырылды.

Театр җитәкчесе Ленур Зәйнуллин үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен спектакльгә бушлай йөрүне оештыра. Мондый очрашулар ата-аналар өчен мөһим ярдәм булып тора. Шулай итеп алар бер-берсе белән якыннанрак таныша, аралаша, уңай эмоцияләр белән тулылана ала.

Билгеләп үтик, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International