22 гыйнварда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында яшьләр белән мәгърифәтчелек эше буенча «Бәйләүче җеп» программасын тормышка ашыру кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган дәрес узды. Чараны Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алена Филаретова үткәрде.
Студентларга уен һәм викторина тәкъдим ителде. Алар гаиләнең уңай образын формалаштыруга юнәлдерелгән. Ситуацияләрне уйнау нәтиҗәсендә катнашучылар ата-ана һәм бала психологиясе өлкәсендәге белемнәрен тикшерә алдылар.
Чара студентларның игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итте һәм тормыш өчен мөһим кыйммәтләр арасында гаилә урынын билгеләү турында уйланырга этәрде. Дәрестә 16–17 яшьлек 17 балигъ булмаган бала катнашты.