Минзәләдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона туры узды.
«Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Татьяна Бокова җиңүче булды. Үзенең чыгышында ул эшкә, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга карата мөнәсәбәтен чагылдырды, социаль өлкәдәге 22 еллык эше турында сөйләде.
Шул ук номинациядә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Венера Сәлманова да катнашты. Интернат-йортта ул инде 13 ел эшли. Венера Сәлманова конкурсның барлык этапларында да лаеклы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.
