Алабуга интернат-йорты Гаилә елы чараларына кушылды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2024 ел Президент Владимир Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да тематик чаралар үткәрелә башлады. Шулай итеп, чаралар циклын концерт ачып җибәрде. Анда гаилә парлары – «Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы республика конкурсында катнашучылар чыгыш ясады.

Сәхнәдә Хәбибуллиннар, Һадиуллиннар һәм Зинатуллин–Вәлиевлар чыгыш ясады. Гаиләләр татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучыларга чыгышлар бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International