Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре радиорубка аша хатын-кызларны котладылар.
Тәрбияләнүчеләр Алина һәм Даша тыңлаучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, бу көннең төрле илләрдә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. Кәрим белән Ильяс бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр укыдылар. Радиотапшыру бик кызыклы килеп чыкты.