Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр педагог Филсинә Гарафиева белән бергә фәнни-популяр китаплар дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар. Чара Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.
Балаларны иң яхшы фәнни-танып белү басмалары белән таныштыру өчен «Фән турында кызыклы итеп» презентациясе тәкъдим ителде һәм китап күргәзмәсе оештырылды. «Дөньяны үзгәрткән ачышлар һәм уйлап табулар» уены балаларны бик кызыксындырды. Китапларның гаҗәеп дөньясына сәяхәт итеп, тәрбияләнүчеләр галимнәрнең кем икәнен, фәннең нәрсә икәнен белделәр, күзаллауларын киңәйттеләр.