IX Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы 2024 елның 10–13 сентябрендә Сочиның «Сириус» фән һәм сәнгать паркында узачак. 2024 елгы БХСА эшлекле программасының төп стратегик темасы куркынычсыз хезмәт культурасын формалаштыру булачак.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен балта эше остаханәсендә хезмәт адаптациясе буенча дәресләр дәвам итә.
Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хатын-кызларын «Татнефть» ГАҖ вәкилләре котлады.
2021 елның октябреннән Мамадыш районында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясе гамәлгә ашырыла. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге Геннадий Растворовны үз канаты астына алган Шәйхетдиновлар гаиләсенә даими рәвештә килеп йөриләр.
Ел саен Биектау районында Май чабуда күңелле халык бәйрәмнәре, бәйрәм программалары уза. Күпләр традицион рус киемнәре кияләр, шулай ук хуш исле коймак пешерәләр.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча үткәрелә. Аның максаты – икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү.
12 апрельдә Татарстанда, бөтен ил буенча кебек үк, «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.
11 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Һөнәрләр фестивале старт алды. 12 апрельгә кадәр ВДНХ киңлегендә экспертлардан 150дән артык мастер-класс, эре эш бирүчеләр белән очрашулар, һөнәри юнәлеш бирү тестлары, викториналар, экскурсияләр, белем бирү программалары презентацияләре узачак. Фестивальнең төп максаты – заманча хезмәт базарының күптөрлелеген күрсәтү, булачак һөнәр яки беренче эш урынын сайлаган яшьләргә оптималь вариантны сайларга ярдәм итү.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында быел февраль аенда «Гаилә альбомына күз сал» дигән чаралар циклы башланды. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр белән хатирәләр терапиясен үз эченә алган чаралар үткәрә.
«Кит Строй» ҖЧҖ 8 хезмәткәргә 423,9 мең сум түләде.