11 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Һөнәрләр фестивале старт алды. 12 апрельгә кадәр ВДНХ киңлегендә экспертлардан 150дән артык мастер-класс, эре эш бирүчеләр белән очрашулар, һөнәри юнәлеш бирү тестлары, викториналар, экскурсияләр, белем бирү программалары презентацияләре узачак. Фестивальнең төп максаты – заманча хезмәт базарының күптөрлелеген күрсәтү, булачак һөнәр яки беренче эш урынын сайлаган яшьләргә оптималь вариантны сайларга ярдәм итү.
Фестиваль барышында дәгъвачыларга сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, транспортта, IT, фәндә, социаль өлкәдә һәм кунакчыллык индустриясендә иң кирәкле һәм перспективалы 80 һөнәр тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә 69 төбәк, 120 эш бирүче һәм 100дән артык урта һөнәри белем бирү учреждениесе вәкилләре катнаша.
«Һөнәрләр фестивале – һөнәри үсеш белән кызыксынучы, хезмәт базарында үз урынын табарга, булган потенциалны тормышка ашырырга, карьера трегын үзгәртергә яки төзәтергә теләүче һәркем өчен мөмкинлекләр», – дип билгеләп үтте Антон Котяков.
«Һөнәрләр фестивале»нең йомгаклау чарасы 12 апрельдә узачак Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы булачак. Катнашучылар өчен бу берьюлы берничә эш бирүче белән әңгәмә үткәрү, үз төбәгендә дә, аннан читтә дә эш табу мөмкинлеге.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе беренче тапкыр 2023 елда узды. Ярминкәнең төбәк һәм федераль этапларында 900 меңнән артык кеше, 785 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән 35 меңнән артык эш бирүче катнашты. Нәтиҗәләр буенча 123 меңнән артык дәгъвачы эшкә урнаштырылган.