Биектау районының «көмеш» волонтерлары социаль хезмәткәрләр белән бергә халык бәйрәмнәрендә катнаштылар

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Ел саен Биектау районында Май чабуда күңелле халык бәйрәмнәре, бәйрәм программалары уза. Күпләр традицион рус киемнәре кияләр, шулай ук хуш исле коймак пешерәләр.

Быел «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре Май чабу чараларында «көмеш» волонтерлар белән бергә катнаштылар. Бәйрәмдә уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады, барысы да күңел ачты һәм шаяртты, күтәренке һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International