«Татнефть» ГАҖ вәкилләре «Астра» тернәкләндерү үзәгендә булдылар

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хатын-кызларын «Татнефть» ГАҖ вәкилләре котлады. «Татнефть» социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары, шәһәр советы депутаты Марс Зәкиев һәм Кама буе участогы профкомы рәисе Александр Алескеров бәйрәм чарасында катнаштылар, барлык хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр.

Үзәк директоры Галина Калашникова коллективны бәйрәм белән котлады һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасын социаль адаптация бүлеге мөдире Миләүшә Гатинага һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы мактау грамотасын тәрбияче Марина Степановага тапшырды.

Чара профсоюз комитеты оештырган «Язгы кәеф» конкурс программасы белән дәвам итте. 12 хезмәткәр үз куллары белән ясалган хатын-кызлар эшләпәләрен күрсәтүдә осталыкларын күрсәттеләр һәм интеллектуаль шаян шоуда ярыштылар. Барысы да уңай энергия һәм язгы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International