Гаилә альбомына күз сал: Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр хатирәләре белән уртаклашалар

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында быел февраль аенда «Гаилә альбомына күз сал» дигән чаралар циклы башланды. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр белән хатирәләр терапиясен үз эченә алган чаралар үткәрә.

Хатирәләр циклын социаль хезмәтләр алучы Василий Кузнецовтан башладылар. Ул үз гаиләсе турында беренчеләрдән булып сөйләде. Гаилә альбомын караганда, Василий Кузнецов үзенең тормышы, балачагы, яшьлеге, армиядә хезмәт итүе турында сөйләде. Барысы да зур кызыксыну белән тыңладылар һәм аның гаилә альбомын карадылар.

Бу юлы хатирәләре белән уртаклашу мөмкинлеге Андрей Никитчановка эләкте. Интернат-йортта яшәүче кеше үзенә һәм гаиләсенә, нәселенә мондый игътибар бирүгә бик шат иде.

Хатирәләр терапиясе, Гөлчәчәк Карпова сүзләренчә, өлкән яшьтәге кешеләрне тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Иске фотоларны карап, социаль хезмәтләр алучылар хәтердә күңелле хатирәләрне яңарталар, тормышның юкка гына яшәмәгәнен аңлыйлар. Алар бер-берсенә гаилә традицияләре, якын кешеләре турында сөйлиләр.

Интернат-йортта мондый чараларны Гаилә елы дәвамында үткәрергә планлаштыралар, чөнки нәкъ менә өлкән буын кешеләре – гаилә традицияләрен саклаучылар, мөһим әхлакый кыйммәтләрне буыннан буынга җиткерүчеләр. Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсе үз гаилә альбомын тәкъдим итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International