Татарстанлыларны Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакыралар

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

12 апрельдә Татарстанда, бөтен ил буенча кебек үк, «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.

Казанда чара «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында (Профессор Нужин ур., 2) узачак.

Чаллы халкын түбәндәге адрес буенча чакыралар: Яр Чаллы шәһәре,Тынычлык проспекты, 13а. Үз вакансияләрен дәгъвачыларга «Ремдизель» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Кориб» КТ, «ТрансТехСервис» ИК» ҖЧҖ һ. б. тәкъдим итәчәк.

Әлмәт халкына бу көнне предприятиеләргә ачык сайлап алу, тренинглар, онлайн-әңгәмәләр, предприятиеләр күргәзмәләре һәм презентациясе, һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре һәм консультацияләр тәкъдим ителәчәк. Чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86а) узачак.

Бөгелмә шәһәрендә ярминкәнең региональ этабында кадрларга ихтыяҗы зур булган предприятиеләр, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары, эшсез һәм эш эзләүче гражданнар, карьера траекториясен үзгәртергә ниятләгән гражданнар, белем бирү оешмаларының студентлары һәм чыгарылыш укучылары, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары һәм башка категория гражданнар катнашачак.

Чараны үткәрү адресы: «Яшьләр сарае» яшьләр үзәге (Бөгелмә шәһәре, Ленин урамы, 98).

Зәй катнашучылары өчен әйдәп баручы эш бирүчеләр белән әңгәмәләр, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар, профтуралар тәкъдим ителәчәк. Үз эшләрен ачарга теләүче гражданнарга мәшгульлек үзәге белгечләре киңәшләр бирәчәк.

Чараны үткәрү адресы: Зәй шәһәре, Энергетиклар урамы, 6а.

Яшел Үзән шәһәрендә ярминкәдә «ПОЗИС» АҖ, «Зеленодольский хлебокомбинат» ЯАҖ, «Птицефабрика «Казанская» ААҖ һ. б. катнашачак.

Чараны үткәрү адресы: Яшел Үзән шәһәре, Ленин ур., 46 йорт.

Лениногорскида эшкә урнаштыру ярминкәсе түбәндәге адрес буенча узачак: Лениногорск шәһәре, Кошевой урамы, 28 йорт, «Высота» яшьләр үзәге.

Түбән Камада чарада «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ, «Нижнекамскшина» ГАҖ, «Татшина» ҖЧҖ, «КАМА» сәүдә йорты» ҖЧҖ һ. б. эш бирүчеләр катнашачак.

Чараны үткәрү адресы: Түбән Кама шәһәре, Н. В. Лемаев исемендәге мәйдан, 14 (Халык иҗаты йорты).

Нурлатта эш эзләүчеләр тиешле эшне сайлый, эшкә урнаша, булган вакансияләр турында белә, бушлай кыска вакытлы курслар узу мөмкинлеге турында белә һәм яңадан укырга языла, мастер-классларда катнаша алачак. Чара Мәдәният сараенда (Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 3) узачак.

Чарада катнашырга теләүче чистайлыларны Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда көтәләр (Чистай шәһәре, Нариманов урамы, 61 йорт).

Чаралар 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International