Яңа гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге кеше психологка үзенең хәле турында сөйләде

2024 елның 12 марты, сишәмбе

2021 елның октябреннән Мамадыш районында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясе гамәлгә ашырыла. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге Геннадий Растворовны үз канаты астына алган Шәйхетдиновлар гаиләсенә даими рәвештә килеп йөриләр.

Психолог Илнара Саматова өлкән яшьтәге кеше белән «Ялгызлыкка омтылыш» методикасы буенча диагностика үткәрде. Геннадий Растворов, үз чиратында, үзенең хәле турында сөйләде. Яңа гаиләдә ул кадер-хөрмәттә яши. Моннан тыш, өйдә мөмкин булган эшне башкарып, гаиләнең калган әгъзаларына йорт хуҗалыгы алып барырга ярдәм итеп, Геннадий Растворов үзенең файдалылыгын һәм кирәклеген аңлый, бу тормышка кызыксынуны яңартырга ярдәм итә.

Гаиләдәге җылы атмосфера өлкән кешенең сәламәтлегенә, психологик халәтенә дә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International