«Ышаныч» үзәгендә балта эше остаханәсендә дәресләр дәвам итә

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен балта эше остаханәсендә хезмәт адаптациясе буенча дәресләр дәвам итә.

Остаханәдә дәресләр һәрвакыт куркынычсыз эш кагыйдәләрен кабатлаудан башлана. Дәресләр башланганчы, социаль хезмәтләр алучылар һәрвакыт саклагыч кием кияләр. Эш вакытында эш урынында бары тик дәрес өчен кирәкле кораллар гына ята.

Бүген укытучы-дефектолог Булат Сабиров җитәкчелегендә бүлек карамагындагылар яңа кул коралы, универсаль үлчәү приборы – штангенциркуль белән таныштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр алучылар остаханәгә дәресләргә бик теләп йөриләр. Алар теория белән танышалар, кораллар белән эшләүнең гамәли күнекмәләрен алалар, үз ниятләрен тормышка ашыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү мөмкинлеге алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International