IX Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы 2024 елның 10–13 сентябрендә Сочиның «Сириус» фән һәм сәнгать паркында узачак. 2024 елгы БХСА эшлекле программасының төп стратегик темасы куркынычсыз хезмәт культурасын формалаштыру булачак.
Традиция буенча БХСА–2024 кысаларында эре предприятиеләрнең кадр белгечләре катнашында Яшьләр көне узачак, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалачак.
Моннан тыш, БХСА–2024 кысаларында киң халыкара программа планлаштырылган. Россия рәислеге белән бәйле рәвештә Сочида БРИКС илләренең хезмәт һәм мәшгульлек министрлары очрашуы узачак. Шулай ук БХСА кырларында Бәйсез Дәүләтләр берләшмәсендә катнашучы дәүләтләрнең Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау буенча консультатив совет утырышы узачак.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгын оештыручы – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, операторы – «Росконгресс» фонды. Узган ел БХСА 26–29 сентябрьдә Сочиның «Сириус» фән һәм сәнгать паркында узды.
БХСА рәсми сайты: http://rusafetyweek.com.