Бүген Сарман районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Нәүрүз – яз бәйрәме» дигән бәйрәм концерты оештырылды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова бәйрәм чарасы үткәрделәр. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Гаилә конференциясе» темасына стажировка мәйданчыгы булып тора. 19 мартта учреждениедә Алексеевск, Аксубай һәм Баулы районнары социаль приюты белгечләре өчен семинар-практикум узды.
Янгын куркынычсызлыгы буенча белем һәм күнекмәләрне кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк, чөнки һәркемгә контрольсез ут стихиясе никадәр куркыныч, янгын күпме бәла китерә ала икәне билгеле.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне кысаларында чара узды. Акушер-гинеколог Людмила Гаджимахмудова социаль хезмәтләр алучылар өчен тематик фильмнар карау белән түгәрәк өстәл үткәрде.
Бүген, 21 мартта, дөньяда Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмгыятьнең игътибарын бу авыру белән авыручы кешеләрнең проблемаларына җәлеп итәргә, авыру турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттырырга һәм Даун синдромы булган кешеләргә толерантлы мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш.
Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм Буа медицина училищесы волонтерлары бәйрәм чарасы – Нәүрүз оештырдылар.
19 мартта Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына концерт программасы белән Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае артистлары килде.
Конкурс гаилә һәм балачакның заманча проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә, балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иң яхшы социаль практикаларны киң таратырга, социаль өлкә казанышларын, балаларның һәм балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче социаль инициативаларны яктыртуны һәм алга җибәрүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ул гаилә, балалар кыйммәтен ныгыту, аталык һәм аналык абруен арттыру буенча мөһим коммуникация мәйданчыгы булып тора.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «FIT 5 – Яхшы физик форма» Махсус Олимпиада программасы буенча мастер-класс узды.