Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм Буа медицина училищесы волонтерлары бәйрәм чарасы – Нәүрүз оештырдылар.
Катнашучыларда татар традицияләре турында күзаллау барлыкка килсен өчен, интернат-йорт хезмәткәрләре программага төрле конкурслар керттеләр. Өлкән яшьтәге кешеләр табышмаклар чиште, шигырьләр укыды, җырлар җырлады, ә волонтерлар катнашучыларга ярдәм иттеләр. Язгы бәйрәмнән барысы да канәгать калды.