Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова бәйрәм чарасы үткәрделәр. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Социаль участокта Нәүрүз билгеләп үтелде. Балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр, уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр. Хәтта иң кечкенә тәрбияләнүчеләр дә, олы дусларына карап, чарада актив катнаштылар.
Бәйрәм коймак белән чәй эчү белән тәмамланды.