Бүген Сарман районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Нәүрүз – яз бәйрәме» дигән бәйрәм концерты оештырылды.
Концерт программасы Татарстан халыкларының күпгасырлык тарихы белән танышудан башланды. Элек төрле халыклар һәм милләтләр бер-берсе белән ничек аралашканнары турында сөйләделәр. Бәйрәм күңелле уеннар, биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды.