Бүген, 21 мартта, дөньяда Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмгыятьнең игътибарын бу авыру белән авыручы кешеләрнең проблемаларына җәлеп итәргә, авыру турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттырырга һәм Даун синдромы булган кешеләргә толерантлы мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш.
Бу көнне төрле хәйрия һәм мәгърифәтчелек акцияләре, мондый кешеләргә багышланган чаралар һәм концертлар, конференцияләр һәм семинарлар уза.