Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Гаилә конференциясе» темасына стажировка мәйданчыгы булып тора. 19 мартта учреждениедә Алексеевск, Аксубай һәм Баулы районнары социаль приюты белгечләре өчен семинар-практикум узды.
Приют буенча экскурсия барышында тәрбияче Рафаэль Нуриев «Хәтер тәрбиясе» музее эшчәнлеге турында сөйләде, хезмәт буенча инструктор Наталья Алексеева мамыктан уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Семинарда шулай ук учреждение директоры Илгизә Исхакова, тәрбия һәм тернәкләндерү эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Завьялова, социаль педагог Резеда Насифуллина чыгыш ясады. Чарада катнашучыларга уен технологияләре һәм рольле уеннар кулланып теоретик һәм практик өлешләр тәкъдим иттеләр.
Семинарда катнашучы һәркем стажировка узу турында сертификат алды.
Мондый очрашуларны квартал саен уздырырга планлаштыралар.