Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне кысаларында чара узды. Акушер-гинеколог Людмила Гаджимахмудова социаль хезмәтләр алучылар өчен тематик фильмнар карау белән түгәрәк өстәл үткәрде.
Чараның максатлары Даун синдромы белән авыручы кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү һәм социаль хезмәтләр алучыларны эмбрион үсешенең тумыштан килгән кимчелекләрен профилактикалауның төп ысуллары белән таныштыру иде.
Чарада 49 кеше катнашты.