Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «FIT 5 – Яхшы физик форма» Махсус Олимпиада программасы буенча мастер-класс узды. Чараның максатлары сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, физик сәләтләрне үстерү, яшьтәшләре белән уңай аралашу күнекмәләрен формалаштыру иде.
Катнашучыларга кызыклы спорт күнегүләре тәкъдим ителде. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алдылар.