Кайбер кешеләргә яхшы ата-ана булу өчен аеруча күп көч куярга туры килә. Бу үзенчәлекле балаларның әниләре, алар өчен кечкенә генә алгарыш та купьеллык көндәлек хезмәтнең лаеклы бүләге була.
12 апрельдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Татарстанда региональ этап чаралары берьюлы 45 мәйданчыкта узачак.
Татарстанда Регионнар белән идарә итү үзәгенең туры эфирында гаиләләргә ярдәм итү турында сөйләүне дәвам итәләр. 20 мартта студиядә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кунак булды.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына өйдә микротернәкләндерү үзәге булдыру буенча «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
20 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Фән белән ярыш» физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Дәреснең максатлары: физик культура һәм спортны пропагандалау, социаль хезмәтләр алучыларда фәнне өйрәнүгә мотивацияне арттыру.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты остасы Анатолий Пименов үз эшләре белән «Кызлар-аналар» халыкара иҗат конкурсында катнашты. Конкурс Гаилә елы кысаларында «Осталар иле» сайтында уздырылды. Конкурс гаиләгә, тормышны бәхетле итә торган гадәтләргә, бер-берең турында кайгыртуга, хоббиларга һәм кызыксынуларга, балаларга һәм ата-аналарга багышланган иде.
Гаилә елында «Родники» патриотик җыр проекты яңа махсус конкурс башлый – «Бергә. «Родники» версиясе буенча елның музыкаль гаиләсе». Конкурста илнең барлык иҗади гаиләләре катнаша ала. Елның иң музыкаль гаиләсе төп бүләкне – 1 миллион сум алачак.
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Чаралар гаиләне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштырырга, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, гаиләләрнең иминлеген яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш.
13 апрельдә Түбән Камада СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының «Син барысын да булдыра аласың!» проектының икенче мотивацион очрашуы узачак.
Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Көчле Россия» хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Беляев һәм «Яңа буын» отряды волонтерлары белән берлектә «Геройлар булып тумыйлар» дигән батырлык дәресе үткәрелде.