Зәй районында геронтоволонтерлык актив үсеш ала

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Зәйдә геронтоволонтерлыкны үстерү буенча «Игелекле ярдәмче» социаль проектын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Проект кысаларында чираттагы чараны өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Пульс» отрядының «көмеш» волонтерлары үткәрде.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләүче Социаль волонтер мәктәбендә волонтерлар стресс вакытында үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнделәр. Бу илдәге соңгы фаҗигале вакыйгалар фонында бик актуаль сорау.

«Көмеш» волонтерлар өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагыларга барып, алар белән аралаштылар, аларның кичерешләрен һәм борчылуларын тыңладылар, тынычландырырга тырыштылар һәм шул ук вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Өлкәннәр үзләрен искә алуларына һәм кайгыртуларына шатланалар.

«Игелекле ярдәмче» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә алынган грант акчасына тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International