Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып баралар. Балаларны һөнәрләр, хезмәт базары ихтыяҗлары, хезмәт шартлары һ. б. белән таныштыралар.
Шушы көннәрдә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Зәй политехник көллиятенә экскурсия оештырдылар. Педагоглар студент тормышы турында сөйләделәр, остаханәләр белән таныштырдылар, балаларга һөнәрләр дөньясына чуму мөмкинлеге бирделәр.
Кунаклар Зәй политехник көллиятенең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә актив катнашуын белделәр. Студентлар МХО катнашучылар өчен мич-буржуйкалар җыялар.
Чара балалар үзләре пешергән пирожкилар белән чәй эчү белән тәмамланды.
«Үсеп килүче буынга һөнәр сайлауда ярдәм итү, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән берлектә балаларны һәм яшүсмерләрне әзерләүне һәм укуның киләсе дәрәҗәсенә җайлы күчүне тәэмин итү мөһим», – ди «Шатлык» үзәге белгечләре.