Гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Анда махсус хәрби операциягә багышланган «Zov: Җиңүнең оныклары» күргәзмәсе тәкъдим ителә.
Чарада катнашучылар тарихка чумдылар, Бөек Ватан сугышы чорындагы киемнәрне күрделәр һәм аларны хәзергесе белән чагыштырдылар. Социаль хезмәт алучылар экскурсоводны игътибар белән тыңладылар, сорауларлар бирделәр.
Ахырда хәрби чатыр фонында фотога төштеләр.