Татарстанда 10 апрель эшләми торган бәйрәм көне булачак

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2024 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2024 елның 8 февралендәге 94 номерлы указы нигезендә 10 апрель – Ураза бәйрәменең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими (РФ Хезмәт кодексының 95 ст. 1 өл.).

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 10 апрель ял көне булачак, 9 апрель – кыскартылган эш көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International