«Шатлык» үзәге гаиләдә иминсезлекне кисәтү буенча эш алып бара

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системада эшләү буенча чираттагы укыту семинар-практикумын профилактика субъектлары өчен Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.

Чара 1 апрельдә, социаль участокларның берсендә узды. Семинарда шәһәр һәм район мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы әгъзалары, төрле профилактика субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Очрашу кысаларында мәгълүмат алмашу регламенты, автоматлаштырылган система структурасы, базага мәгълүмат кертү критерийлары турында фикер алыштылар. Катнашучыларга системада профилактика субъектлары вәкилләренең эшендә еш очрый торган кимчелекләр анализы тәкъдим ителде, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде.

Семинар-практикум Россиядә Гаилә елына багышланган иде. Гаилә бала тормышында, аның формалашуында аерым әһәмияткә ия. Гаиләдә мәхәббәт, иминлек һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр хөкем сөрүе мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә районның профилактика системасы эшчәнлегенең төп бурычларының берсе – гаилә иминсезлеген кисәтү, гаилә мөнәсәбәтләрендәге проблемаларны иртә стадиядә ачыклау һәм төзәтү, гаилә функцияләрен нәтиҗәле башкару өчен шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International