«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләре оештырылды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

27 мартта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыннан балалар һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Росгвардиягә экскурсиягә киттеләр.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре балаларга үз вәкаләтләре, бурычлары һәм функцияләре турында сөйләделәр, учреждение музее буенча танып белү экскурсиясе үткәрделәр. Спорт залы тәрбияләнүчеләрдә аеруча кызыксыну уятты, анда алар үз көчләрен тренажерларда сынап карадылар һәм рәхәтләнеп теннис уйнадылар. Шулай ук балалар хезмәт машиналарында утырып карадылар.

28 мартта приют тәрбияләнүчеләре «Таң» газетасы редакциясендә булдылар. Хезмәткәрләр балаларны редакция бүлекләре буенча үткәрделәр, газетаның чираттагы санының ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Экскурсия тәмамланганнан соң, балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International