ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

3 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында атлас тасмалардан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара социаль хезмәтләр алучыларның декоратив-гамәли сәнгать төрләре турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында тәрбияләнүчеләр язгы каникуллар вакытында Чүпрәле районы предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә булдылар. Чаралар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды һәм балаларны районда кирәкле һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары, аларның әти-әниләре, Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучылар өчен матур концерт программасын «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары һәм иҗади коллективлары әзерләде.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес «Тегү эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында уздырылды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлек культурасын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати эш алып баруын дәвам итә.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча үткәрелә. Аның максаты – икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү.

2 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы һәм көндезге тору бүлеге яшьләре әти-әниләре белән «Зәңгәр утны кабыз» акциясендә катнаштылар. Аның максатлары – аутизм проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, җәмгыятьтә бу авырудан интегүче кешеләргә мөнәсәбәтне үзгәртү.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар туган якны өйрәнү музеенда булдылар, анда Чик сакчылары берлеге күчмә күргәзмәсе оештырылган иде.

Гаилә елына Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өстәл уеннары буенча гаилә турниры оештырдылар. Бергә уйнау – гаиләдә күңелле вакыт үткәрү ысулы гына түгел, ә балалар белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек.

XII Татарстан Республикасы эшче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» еллык ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды. Ул республика оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International