3 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында атлас тасмалардан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара социаль хезмәтләр алучыларның декоратив-гамәли сәнгать төрләре турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Хезмәт буенча инструктор интерьер чәчәге ясау тәртибен аңлатты һәм күрсәтте. Эш барышында мастер-класста катнашучыларның кәефе, хәле яхшырды. Алар белгечкә мавыктыргыч дәрес өчен рәхмәт белдерделәр.
Чарада биш кеше катнашты.