«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар «Актив озын гомерлелек» программасы буенча шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль педагоглары Ирина Чигарова һәм Гөлнара Карпухина «Казанышлар импульсы – 2024» дигән аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүче педагогларның һәм белгечләрнең һөнәри осталыгы халыкара конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова Олы Мишә авыл җирлегендәге беренче социаль участокта чираттагы эш оештырды.
4 апрельдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Мария Исаева булачак әниләр белән «Мин – ата-ана» уенын үткәрде. Уенның максаты – ата-аналарның психологик-педагогик һәм социаль компетентлык дәрәҗәсен күтәрү.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында математика атналыгы кысаларында «Ике тапкыр ике – дүрт» тематик викторинасын оештырдылар. Социаль хезмәт алучыларга мәктәп программасыннан сорауларга җавап бирергә туры килде.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 46 250 вакансия тәкъдим итә.
Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары учреждениедә чын кечкенә бакча булдырырга карар иттеләр.
Әлки районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәре Фирүзә Сабикова үз гаиләсе белән «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» республика акциясендә катнашты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган.
һәм Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары даими рәвештә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр» бөтенроссия проектында катнашалар.
Тәтеш муниципаль районында өлкән кешеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашучы, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрен алучысы Иван Авдонин бар. Аңа 100 яшь тулды.