Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында тәрбияләнүчеләр язгы каникуллар вакытында Чүпрәле районы предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә булдылар. Чаралар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды һәм балаларны районда кирәкле һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Прокуратурада балаларга Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Сәйфихан Нәфиев музеена экскурсия оештырдылар, учреждениенең күзәтчелек эшчәнлеге белән таныштырдылар. «Хлебзовод» авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү һәм сату кооперативына экскурсия барышында тәрбияләнүчеләрне икмәк һәм кондитерлык эшләнмәләре җитештерү технологиясе белән таныштырдылар. Балалар кондитер, аш-су остасы, технолог, хисапчы, слесарь-наладчик кебек һөнәрләр турында тулырак белделәр.
Приют тәрбиячеләре әйтүенчә, һөнәрләр белән эш урыннарында танышу тәрбияләнүчеләргә дөрес сайлау ясарга ярдәм итәчәк.