Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары, аларның әти-әниләре, Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучылар өчен матур концерт программасын «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары һәм иҗади коллективлары әзерләде.
Гаилә ялын искиткеч солистлар Елизавета Крылова, Роза Садретдинова, Лилия Әхмәтова, Алина Гаязова, Дмитрий Танаев һәм башкалар бизәде. Дәртле биюләр һәм күңелле җырлар бу көнне чыннан да матур, күңелле һәм җылы итте.