Минзәләдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Зәңгәр утны кабыз» акциясендә катнашты

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы һәм көндезге тору бүлеге яшьләре әти-әниләре белән «Зәңгәр утны кабыз» акциясендә катнаштылар. Аның максатлары – аутизм проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, җәмгыятьтә бу авырудан интегүче кешеләргә мөнәсәбәтне үзгәртү.

Акциядә катнашучылар шарлар кабарттылар һәм аларны бердәмлек һәм тигез мөмкинлекләр символы буларак зәңгәр тасма белән бәйләделәр.

Акциягә шулай ук «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кушылдылар. Көн дәвамында учреждениенең төп коридоры зәңгәр ут белән яктыртылды, стендларда мәгълүмат урнаштырылды. Шулай ук «Яңгыр балалары», «Башка кешеләр» социаль роликларын карарга мөмкин иде. Балалар белән мастер-класс оештырылды, ә балаларның законлы вәкилләре белән әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International