Татарстанның эшче яшьләре «Наше время – Безнең заман» фестиваленә чакырыла

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

XII Татарстан Республикасы эшче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» еллык ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды. Ул республика оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальнең зона турлары 2024 елның октябрендә Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Казанда узачак. Финал һәм гала-концерт Казанда ноябрьдә узачак.

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә. Барлык кирәкле мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган (www.bzzm.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International