«Тәтеш балкышы» үзәгендә хезмәт белән тернәкләндерү

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес «Тегү эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында уздырылды.

Очрашу башында кызлар тегү техникасы һәм аның белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Аннары белгечләр җитәкчелегендә тегүгә керештеләр.

Дәреснең максатлары: социаль хезмәтләр алучыларны көнкүреш әйберләре ясауга өйрәтү, күзаллауны, кулларның вак моторикасын, игътибарны һәм тырышлыкны үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International