Гаилә елына Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өстәл уеннары буенча гаилә турниры оештырдылар. Бергә уйнау – гаиләдә күңелле вакыт үткәрү ысулы гына түгел, ә балалар белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек.
Турнирда ата-аналар һәм балалар төрле уеннарында ярыштылар. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган 6 гаилә һәм 10 бала катнашты. Турнирның максатлары: традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыру, гаиләнең уңай образын формалаштыру, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту.