Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Чарада чакырылган кунаклар сыйфатында Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кызыл кәнәфер чәчәге – бәйрәм символы» дигән мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кәгазьдән кызыл кәнәфер чәчәге ясадылар.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бакчачы» программасы буенча чираттагы дәрес уздырдылар.
Өмә оештыруның максаты – урманнарда, торак массивларда уңай санитар-экологик хәл тудыру, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү.
Минзәлә муниципаль районы Мәдәни мирас йорты базасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү буенча белгече аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары өчен дәрес үткәрде. Чара «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыру технологиясе кысаларында оештырылды.
Алабугада Мөмкинлекләр фестивале узды. Чара «Созвездие» мәдәни үсеш үзәге базасында узды.
Кайбыч районы социаль-тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышы Чүпрәле районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында узды. Чарада «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ралия Шәрәфиева һәм Динара Аллаярова, приют коллективы, шулай ук приют тәрбияләнүчесенең законлы вәкиле катнашты.
Пенсия яшендәге кешеләргә карата кылынган җинаятьләрне кисәтү максатыннан, Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Кирилл Мәрданов Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен әңгәмә-лекция үткәрде.
Яр Чаллы педагогика көллиятендә 24 апрельдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионаты узды.
Бер ел элек Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 1 төркем күрү буенча инвалид, пенсионер Василә Габдул кызы мөрәҗәгать итә. Ул күзләренә дүрт операция кичерә, ләкин күрү сәләте яхшырмый.